Татарстан командасы «Инфраструктура үсеше лидерлары» методик программасында катнаша

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Аның составына Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, республика икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова, «Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү фонды» АҖ генераль директоры Марат Бохараев һәм «Альянс идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директорының үсеш буенча урынбасары Татьяна Егорова керде.

3 ай эчендә команда «Тура 2.0» индустриаль паркын төзү проекты өстендә эшләде, программаның онлайн-блогы кысаларында алынган мәгълүматны практикага беркетү бурычын үтәп кенә калмыйча, регионның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм сәнәгать производстволарын үстерү өчен мөмкинлекләр булдыру буенча глобаль бурычны хәл итте.

Программа дәвамында катнашучыларны экспертлар озатып йөрде, алар арасында индустриаль һәм сәнәгать технопаркларын булдыру һәм үстерү тәҗрибәсе булган белгечләр дә бар иде. Алар ярдәмендә Татарстан командасы проектны эшләп бетерде һәм 19 сентябрьдә «Проектларны яклау алды»ның көндезге сессиясендә аны Новосибирскида InPark – 2024 форумында эксперт комиссиясенә тәкъдим итәчәк.

Проектны финал яклау һәм нәтиҗәләр ясау Ставрополь краенда 17-18 октябрьдә InRussia форумында узачак.

Өстәп әйтик,  Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Инфраструктура үсеше лидерлары» программасында Россиянең 29 төбәгеннән идарә командалары катнаша.  Программа регионнарда сәнәгать инфраструктурасын булдыру һәм үстерү буенча методик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International