Мексикада РФ Сәүдә вәкиле: «Мексика бизнесы төрле илләр, шул исәптән Россия белән хезмәттәшлеккә ачык»

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Герман Лернер җитәкчелегендә Мексика Кушма Штатларында РФ Сәүдә-икътисадый вәкиле  Александр Абрамов белән онлайн-очрашу узды.

Чара Экспортка ярдәм яклау үзәге белән берлектә оештырылган иде. Анда Татарстанның 20дан артык компаниясе катнашты.

Мексикада РФ сәүдә вәкиленең төп тезислары:

  • Мексика Кушма Штатлары Хөкүмәтенең сәясәте чит ил инвесторларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
  • Бизнес сәясәтләштерелмәгән һәм төрле илләр, шул исәптән Россия белән хезмәттәшлеккә ачык.
  • Россия-Мексика хезмәттәшлеге үсеш тенденциясенә ия. Мексика елына 5 млн тонна бодай экспортлый, шуның миллионы – Россиягә.
  • Мексика бизнесы дару препаратлары өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә ачык.
  • Дәүләт территориясендә 200гә якын технопарк бар, аларда салым ташламалары һәм резидентлар өчен өстенлекләр бар.

Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International