Олег Коробченко: «Без үзалдыбызга максат куябыз – 2027 елга кимендә 250 заряд станциясе эшен тәэмин итү»

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  Росатомның ТВЭЛ ягулык компаниясе  вәкилләре белән очрашты.

Министр сүзләренчә, бүген Татарстанда 230 артык заряд станциясе урнаштырылган һәм эшли, 1000гә якын электромобиль теркәлгән.

2022 елдан Татарстан «Электроавтомобиль һәм водород автомобиле» федераль проектында катнаша. Бу вакыт эчендә 118 заряд станциясе урнаштыруга 220 млн.сумга якын акча җәлеп ителгән. 2024 елда федераль программа буенча тагын 20 заряд станциясе урнаштырылачак.

«Бүгенге көндә заряд станцияләре челтәре бездә асылда булдырылды – тиз һәм акрыннары да бар,  – диде Олег Коробченко. – Моннан тыш, бездә электромобиль хуҗалары өчен салым стимуллары бар. Безнең бурыч республика территориясендә бизнес өчен юнәлешне үстерүне максималь дәрәҗәдә җәлеп итүчән итү. Хәзер инде билгеле бер күләмдә заряд станцияләре бар һәм барлык нокталарның да максималь йөкләнеше булуы мөһим».

Яклар Татарстанда электр зарядлары инфраструктурасын үстерү буенча хезмәттәшлек перспективалары, батареяны тиз алыштыру технологиясе («Battery Swap») белән ЭЗС булдыру һәм масштаблаштыру проекты һәм ТВЭЛ-КЦ җитештергән электр приводын җитештерү өчен компонентларны локальләштерү стратегиясе  турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International