Иван Колчин: «1 нче яртыеллыкта Татарстан предприятиеләрендә 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән»

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

 Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин җитәкчелегендә 2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча республика сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.


Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Иван Колчин билгеләп үткәнчә,  сәүдә һәм химия өлкәсендә җитештерү травматизмын киметүгә ирешелгән, шулай ук узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, нефть чыгару һәм нефть эшкәртүдә дә җитештерү травматизмы кимегән.

«Сәнәгатьнең барлык тармакларында бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен, техника хезмәткәрләренең куркынычсызлыкны мәҗбүри үтәвен контрольдә тоту һәм җитештерүдә бу эшчәнлекне өзлексез мониторинглау эшен көчәйтергә кирәк, - дип нәтиҗә ясады министр урынбасары. – Без сезнең белән нульле травматизмга юнәлеш алырга тиеш!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International