Ул 3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Владивостокта Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусы мәйданчыгында уза. Республика делегациясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аның составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов керде.
Форумда Татарстан үз стендын тәкъдим итте. Экспозиция мәйданы – 70 кв. метрдан артык. Стендның концепциясе – «Татарстан – халыкара дәрәҗәдәге чараларны җәлеп итү үзәге». Биредә 2024 елда республикада узачак вакыйгалар күрсәтелгән, атап әйткәндә: БРИКС илләре саммиты һәм «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы.
Форум кырларында делегация Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты.
Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан белән Малайзия арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлеше булып сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек тора. Ул искәрткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 5,5 тапкырга артуга карамастан, аның күләме зур түгел – барлыгы 61 млн.доллар.
«Татарстан, куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән республика буларак, продукциянең иң киң спектрын китерергә әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.