Олег Коробченко: «Татарстан Таҗикстанга технопарклар төзүдә тупланган барлык уңай тәҗрибәне тәкъдим итәргә әзер»

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан делегациясе Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә эш визиты белән Таҗикстан Республикасында.

Делегация Россия Федерациясенең Таҗикстандагы Сәүдә вәкиле Евгений Кореньков белән очрашты.

Очрашуда Олег Коробченко Таҗикстан белән эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча – кадрлар сәясәтеннән инвестиция активлыгына кадәр – хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксынуын раслады.

«Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин «Химград» технополисы индустриаль паркы эшчәнлеге һәм Таҗикстанда эшчәнлекне үстерү планнары, шул исәптән Россиянең эре компанияләре белән багланышлар турында сөйләде.

Моннан тыш, делегация «Таҗикстан-Татарстан» бизнес-форумында катнашты, анда сәламләү сүзе белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы чыгыш ясады.

«Шунысы куанычлы, Татарстан компанияләре Таҗикстан партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятли һәм безнең бизнес-миссия моңа дәлил,  – диде Олег Коробченко. – Мин Таҗикстанда технологик парклар булдыру буенча актив эш алып барылуын беләм. Татарстан барлык тупланган уңай тәҗрибәне тәкъдим итәргә әзер!».

Форумның төп максаты – Таҗикстан һәм Татарстанның сәнәгать кооперациясен һәм инвестицияләрен ныгыту, яңа кадрлар әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International