3 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Kazan Digital Week 2024 халыкара форумына әзерлек һәм аны үткәрү турында» брифинг узды. Спикерларның берсе булып Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.
Форумда республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Индустрия 4.0» юнәлеше буенча чаралар белән җитәкчелек итә.
«Быел «Индустрия 4.0» трегы кысаларында 6 түгәрәк өстәл уздырачакбыз, – диде Родион Карпов. – Спикерлар сыйфатында Росатом, Северсталь, Касперский лабораториясе, РедСофт, СерчИнформ кебек эре сәнәгать һәм ИТ-компанияләрнең топ-менеджерлары, Россия Фәннәр академиясе, шулай ук югары уку йортлары һәм Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре чыгыш ясаячак».
Ул билгеләп үткәнчә, һичшиксез, форумда катнашучылар ягыннан күргәзмә зур кызыксыну уята. Ул яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга, үзеңне халыкара мәйданчыкта күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Күргәзмәдә гадәттәгечә сәнәгатьтә цифрлаштыру өлкәсендә Татарстан лидерлары – КАМАЗ, Татнефть, АйСиЭл, Иннополис МИЗ, Алабуга МИЗ һәм башкалар катнаша.
Исегезгә төшерәбез, «Kazan Digital Week» халыкара форумы 9-11 сентябрьдә Казан Экспо мәйданчыгында узачак.