Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашу булды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе  Танҗу Бильгич белән очрашты. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту кысаларында Төркия партнерлары белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә.

Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд доллар инвестицияләгән. Татарстан территориясендә берничә төрек заводы уңышлы эшләп килә.

Танҗу Бильгич үз чиратында Татарстанның күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрен билгеләп үтте, шулай ук хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында илче «Алабуга» МИЗКазан федераль университетына барырга, шулай ук Татарстан мөфтие  Камил Сәмигуллин белән очрашырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International