Вакуумаш КНИТУга инженерлар әзерләүдә ярдәм итәчәк һәм кафедраны ремонтлаячак, җиһазландырачак

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында КНИТУ ректоры Юрий Казаков һәм «Вакууммаш» АҖ генераль директоры Евгений Капустин заманча инженерлык кадрларын әзерләү турында килешү имзаладылар.

«КНИТУ белән без инде 50 ел дус һәм бу еллар эчендә, фәнни кадрлар әзерләүне дә кертеп, безнең мөнәсәбәтләрнең күп этаплары булды. Югары уку йорты командасына сезнең белән бергә гамәлгә ашыра торган уңышлы проектлар өчен рәхмәт. Минемчә, безнең хезмәттәшлек үсә бара һәм бүген ул яңа этапка чыга. Тиздән Казан Россиянең вакуум башкаласы статусын алыр дип өметләнәм»,  – диде Евгений Капустин.

Килешү нигезендә, предприятие университетка инженер-вакуумчылар әзерләү процессында ярдәм итәчәк, шулай ук «Электрофизик җайланмаларның вакуум техникасы» кафедрасын ремонтлаячак һәм «Вакуум насослары һәм агрегатлары» лабораториясен заманча җиһазлар белән тәэмин итәчәк.

Моннан тыш, КНИТУ студентлары «Вакууммаш» предприятиесендә практика узу мөмкинлеген дә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International