Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Сердар Джораев җитәкчелегендә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмән-Татарстан эш төркеменең IX утырышы булды.
Төрекмәнстан һәм Татарстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча алып барыла – машина төзелеше, нефть-газ өлкәсе, медицина сәнәгате һәм башкалар.
Төрекмәнстан – Урта һәм Үзәк Азиядә «КАМАЗ» маркалы автомобиль техникасын иң эре кулланучыларның берсе. Бүген илдә автомобильләр паркы 10 мең берәмлектән артык.
«Татарстаннан экспортның нигезен ягулык һәм нефть, җир өсте транспорты чаралары, механик җайланмалар, шулай ук агач төркемнәре тәшкил итә, Татарстан Төрекмәнстаннан пластмасса һәм аннан эшләнгән әйберләр, шулай ук йон импортлый», – диде Олег Коробченко.
Яклар нефть-газ, сәнәгать, элемтә һәм мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате, туризм һәм мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
«Әлеге утырыш безнең уртак эшебездә яңа алымнар эшләргә мөмкинлек бирде, бу эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә предприятиеләр һәм компанияләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә, шулай ук икътисадның төрле өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк», – дип нәтиҗә ясады Олег Коробченко.