Олег Коробченко Бәхрәйн, Беларуссия һәм Үзбәкстан вәкилләре белән киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко республика рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берничә очрашу уздырды:

  • Бәхрәйн Корольлегенең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры доктор Мөхәммәт бен Мөбарәк Бен Даина белән; 
  • Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән; 
  • Үзбәкстан Республикасы энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән.

Бәхрәйн Корольлегенең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры белән очрашуда Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россия Бәхрәйн белән багланышларга зур әһәмият бирә һәм Якын Көнчыгыш регионында мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнер буларак карый. 

Виктор Каранкевич билгеләп үткәнчә, Татарстан – Беларусь өчен мөһим сәүдә партнеры. Ул ассызыклаганча, бу дустанә багланышлар вакыт белән тикшерелгән һәм аларны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. 

Очрашуда шулай ук үзара сәүдә күләмнәрен киңәйтү һәм уртак проектлар перспективалары мәсьәләләре каралды.

Үзбәкстан энергетика министры белән катнашучылар уртак проектларны гамәлгә ашыруга бәйле эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International