ТНФ-2024тә төзелеш тармагында кулланыла торган нефть химиясе продукциясенең яңа төрләрен тәкъдим иттеләр

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко республика нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

  •  «Роквул» компаниясе сәнәгать һәм граждан объектларының яссы түбәләре өчен инновацион материал тәкъдим итте. Икеләтә тыгызлыктагы эшләнмәләрнең принцибы бер плитә структурасында өске нык катлам һәм аскысы йомшаграк катлам бергә урнашудан гыйбарәт.

Икенче проект – диварлар, идән һәм түшәм конструкцияләрен тавышны изоляцияләү өчен билгеләнгән калынлыгы нибары 10 мм булган таш мамыктан супер нечкә акустик чишелеш. Материал тулысынча экологик һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итеп, балалар бүлмәләрендә һәм медицина учреждениеләрендә кулланылырга мөмкин.

  • «СафПласт» компаниясе төзелеш өчен яңа продукт – профильле поликарбонат тәкъдир итте. Материалны склад бүлмәләре, керү төркемнәре, лапаслар, үтә күренмәле кыстыргычлар өчен кулланырга мөмкин. Хезмәт срогы 14 елдан да ким түгел. 
  • «Паколь» компаниясе ремонт, көчәйтү өчен заманча чишелешләр, төзелеш конструкцияләрен торгызу һәм гидроизоляцияләү комплексын тәкъдим итте. 
  •  «Панорама» компаниясе гидроизоляция катламнарының инструменталь диагностика системасын һәм «Контролит/Изотест» тәкъдир итте. Бу агып чыгу очракларын кисәтү максатыннан гидроизоляция системаларының зарарлануларын башлангыч чорда диагностикалау өчен билгеләнгән техник яктан уникаль патент чишелеше булып тора.
  • Соңгысы булып  челтәрләрне торгызуның траншеясыз методы проекты тәкъдим ителде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International