Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы старт алды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

26-28 август көннәрендә Казан Экспо территориясендә ел саен уза торган Татарстан нефть-газ химиясе форумы уза. Бу юлы ул Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышлана.

Форумда Россиянең, Азиянең, Европаның һәм Якын Көнчыгышның нефть-газ һәм нефть химиясе тармакларының 200дән артык компаниясе – эре компанияләр, җиһазлар җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, нефть корпорацияләре һәм холдинглары, нефть-газ чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре, нефть сервисы һәм геология-разведка компанияләре катнаша. Моннан тыш, депутатлар корпусы, федераль башкарма хакимият органнары һәм төбәк министрлыклары вәкилләре катнаша.

Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин, Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Сердар Джораев, «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс чыгыш ясады.

Шулай ук ачылышта республика Рәисе иң яхшы проектлар/техник чишелешләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде:

  • «Экология һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә иң яхшы проект/техник чишелеш» номинациясендә – Татнефть-АЗС Запад (мобиль роботлаштырылган автомобиль юу комплексы составында агып төшүче суларны чистарту һәм әйләнештәге су белән тәэмин итү җайланмасын эшләгәне өчен);
  • «Нефть чыгаруда һәм нефть химиясендә иң яхшы цифрлы чишелеш» номинациясендә – ТатНИПИнефть институты (ПКС-Онлайн каротаж күтәргечен эшләгәне өчен);
  • «Машина төзелеше өлкәсендә нефть чыгару өчен иң яхшы проект/техник чишелеш» номинациясендә – ТаграС-РемСервис» (бораулау җайланмасының хәрәкәт итү системасын эшләгәне өчен);
  • «Импортны алмаштыруда иң яхшы проект/техник карар»номинациясендә – «Әхмәдуллиннар» ФТҮ («AhmadullinSScientech бренды астында күкертле кушылмаларның реактив химиясе (меркаптаннар, күкерт ангидриды, олеум (63-65%), хлорсульфон кислотасы)» проектын эшләгәне өчен);
  • «Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен технологияләр һәм эшләнмәләр» номинациясендә – Татнефть-Пресскомпозит (пыяла-пластик насос штангаларын эшләгәне өчен);
  • «Җитештерүдә химик-технологик процессларның нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы проект/техник чишелеш» номинациясендә – ТатНИПИнефть институты (нефтьне торбаүткәргечтә транспортировкалаганда күкертле водородны кислород-каталитик окисьлаштыру технологиясен эшләгәне өчен);
  • «Нефть-газ-химия тармагында иң яхшы проект/техник чишелеш. Халыкара тәҗрибә» номинациясендә – Казанькомпрессормаш (Зеленодольскта эре тонналы СПГ компрессор агрегатлары җитештерү комплексын эшләгәне өчен).

Соңыннан Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Рөстәм Миңнеханов һәм форум кунаклары белән бергә TatOilExpo-2024 күргәзмәсен карадылар.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 200дән артык компания катнаша.

Биредә газ һәм нефть җиһазлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, нефть корпорацияләре һәм холдинглары, нефть-газ чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре, нефть сервисы һәм геология-разведка компанияләре бар.

Катнашучылар арасында: Татнефть, Сибур Холдинг, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, ТАИФ, SOCAR (Азербәйҗан), Казанькомпрессормаш, Kama Tyres, «Химград» технополисы, РариТЭК-технологии, ТаграС-Холдинг, РИТЭК (Самара), Белнефтехим (Минск) һәм башкалар.

«Углеводородларның минераль-чимал базасын торгызу буенча заманча мәсьәләләр һәм өстенлекле бурычларны хәл итү юллары» пленар утырышы беренче көннең төп чарасы булды.

Пленар утырышта Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин, Беларусь Республикасы, Бәхрәйн Корольлеге, Үзбәкстан Республикасы, Төрекмәнстан Республикасы дәүләт структуралары һәм бизнес вәкилләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International