Олег Коробченко: «ТНФ - 2024 чарасында без Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Беларусь делегацияләрен көтәбез»

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

«Казан Экспо» ХКҮ территориясендә 26-28 август көннәрендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2024 узачак. Бу юлы ул Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланачак.

21 август көнне Татарстан Хөкүмәте Йортында Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чарага әзерлек турында сөйләде.

Эшлекле программада кунакларны 4 халыкара һәм 1 бөтенроссия конференциясе, 6 түгәрәк өстәл көтә. Шулай ук «Газпром», «Газпром нефть» һәм «Татнефть» традицион Тәэминатчы көннәрен үткәрәчәк.

Бүген үзләренең катнашуларын расладылар:

  • Россия нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль;
  • Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич;
  • Бәһрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бине Мөбарәк бине Дайна;
  • Бәһрәйн Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әхмәт Әл Саати;
  • Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Сердар Джораев;
  • Үзбәкстан Республикасы энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмүдов һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International