Татарстанда полимер торбалар җитештерү буенча заманча завод ачылды

2024 елның 20 августы, сишәмбе

РГК компаниясе Питрәч районының Богородское авылында  ике катлы полипропилен гофрирланган торбалар җитештерү буенча яңа завод ачты. Алар торак-коммуналь хуҗалыкта, төзелештә һәм авыл хуҗалыгында кулланыла. Продукциянең беренче партияләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан су каналлары өчен, шулай ук федераль трассалар төзү өчен җибәрелгән инде.

Яңа производствоны булдыруга инвестицияләр 500 млн.сумнан артып киткән. Шуларның 215 млн.сумын «Үсеш проектлары» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды (СҮФ) биргән.

СҮФ займ акчалары ярдәмендә компания торбалар ясау өчен ике югары тизлекле экструзион линия, шулай ук ярдәмче җиһазлар – киптерү системалары һәм терәк кран-балкалар сатып алган.

Заводта диаметры 160 мм алып 1000 мм кадәр булган ике катлы полипропилен торбаларны серияле җитештерү җайга салынган. Аларны әзерләгәндә бары тик үзебезнең чимал – «СИБУР» җитештергән полипропилен гына кулланыла. Предприятие елына 6 мең тоннага кадәр продукция җитештерә ала.

Полимер торбалар корыч һәм бетон торбалар белән чагыштырганда җиңелрәк, коррозиягә чыдам, ремонт ясарга яраклы, ә хезмәт итү вакыты 50 елдан да ким түгел.  Моннан тыш, гофрирланган эшләнмәләрне монтажлау өчен фитинглар һәм башка тоташтыргыч элементлар таләп ителми диярлек, алардан башка исә системаны шома торбалардан җыеп булмый.

Яңа производствоны эшләтеп җибәрү «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International