Чаллы торба заводы Татарстанда порт логистика хабы төзүне планлаштыра

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

19 августта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Альберт Кәримов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  «ТЭМПО» компанияләре төркеме производствосында булды.

«ТЭМПО» КТ – Россиянең эре сәнәгать концерннарының берсе, аңа мөстәкыйль рәвештә тулы җитештерү циклын гамәлгә ашыручы һәм икътисадның төрле өлкәләренә юнәлдерелгән продукция җитештерүче берничә заманча җитештерү предприятиесе керә.

Кунаклар җитештерү мәйданчыкларын карадылар,  «Технотрон» предприятиесендә булдылар, шул исәптән эчке янулы двигательләр детальләрен ясау цехын карадылар.

Моннан тыш, билгеле булганча, «ТЭМПО» компанияләре төркеменә керүче Чаллы торба заводы компанияне үстерү һәм төбәк инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү максатында Түбән Кама районында инвестиция проектын – порт логистика хабын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Мондый хабны булдыру регионны логистиканы нәтиҗәле оештыру өчен барлыкка килә торган глобаль транспорт челтәрләренә кертүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Аннан соңгы объект джем һәм кондитер әйберләре җитештерүче предприятие – «Дарлетто» булды. 2018 елда әлеге инвестиция проекты алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алган. Бүген предприятие үсә һәм киңәя.

Эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Чаллыда  беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел һәм шәһәрнең 400 еллыгы бәйрәменә багышланган тантаналы чараларга әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе уздырды. Планнар һәм әзерлек чаралары турында Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International