Предприятиеләрнең һәм хакимият органнарының 500дән артык вәкиле сәнәгатьнең киләчәге турында фикер алыша

2024 елның 10 августы, шимбә

10 августта КНИТУ-КАИ бинасында «2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2035 елга кадәр Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм сәүдәсен үстерү өчен шартлар тудыру» темасына стратегик сессия узды.

Чарада 500гә якын кеше – Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаментының икътисадый анализ һәм стратегик планлаштыру бүлеге башлыгы Георгий Горбунов, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Сессиядә катнашучылар тармаклардагы агымдагы вәзгыять, үсешнең фаразланган максатлары, киртәләр, чикләүләр һәм чишелеш вариантлары турында фикер алыштылар.

«Предприятиеләр үсеш юлында мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә тиеш, ә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм хакимият органнары һәр проектны озата барачак һәм ярдәм күрсәтәчәк, – диде Олег Коробченко, катнашучыларны сәламләп. – Без предприятиеләребезнең, Татарстанда яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфатын яхшыртып, дәүләтебез файдасына үсүен һәм күбрәк җитештерүен телибез!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International