Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда. Делегация составына республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов керде.
Малайзиянең төп тармаклары булып электрон һәм электротехник продукция җитештерү, химия, азык-төлек һәм резин-техника сәнәгате, металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы, казылмалар чыгару сәнәгате тора.
Бүген Малайзиянең хәләл индустриясен үстерү корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре белән чрашу узды. Яклар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Шулай ук Малайзиянең Югары Хакиме (Короле) - Галиҗәнап Ибраһим Солтан белән дә очрашу булды.
Әңгәмәдә яклар машина төзелешендә, төзелештә, авыл хуҗалыгында, ИТ-индустриядә уртак инвестицион проектлар өстендә активрак эшләргә кирәклеген билгеләп үттеләр.