Татарстан предприятиеләре «Армия -2024» күргәзмәсендә 30 экспонат тәкъдим итте

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

12 августтан 14 августка кадәр Кубинкада «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә «Армия-2024» X Халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнаша. 

«Армия-2024»  – әйдәп баручы кораллану һәм хәрби техника күргәзмәсе, чара РФ Кораллы Көчләре мәнфәгатьләрендә алдынгы идеяләр һәм эшләнмәләрнең абруйлы мәйданчыгыннан гыйбарәт.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республика предприятиеләре продукциясе белән бердәм экспозиция оештырды. Стендта 30 экспонат тәкъдим ителде –  «Аркодим» ҖЧҖнең «Братишка» һәм «Младший» пилотсыз чылбырлы платформалары, «РИАТ» ААҖнең шартлаудан саклана торган утыргычлары, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясенең төрле корабль модельләре, «Молот Аэро» ҖЧҖ квадрокоптерлары һәм башкалар.

Моннан тыш, урамда  КАМАЗ, Казан вертолет заводы, Ремдизель һәм Блазар техникасы тәкъдим ителгән.

Татарстан экспозициясе белән бүген форумда Россия Хәрби-Диңгез флоты башкомандующие Александр Моисеев танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International