22-24 октябрьдә Казанда XVI БРИКС саммиты узачак

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә РФ рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Казанның зур халыкара чаралар уздыруда зур тәҗрибәсе бар. БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында Татарстан башкаласында федераль оештыру комитеты һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволардагы коллегалар белән тыгыз элемтәдә зур оештыру эше алып барыла. Шәһәр һәм транспорт инфраструктурасы әзерләнә, юллар һәм инженерлык челтәрләре ремонтлана, шулай ук шәһәр төзекләндерелә.

Җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм шәһәр халкына уңайлы булсын өчен Россия Президенты Владимир Путин 22-24 октябрьне Казанда эш көне булмаган көннәр дип игълан итәргә карар кабул итте.

Өстәп әйтик, 21 августта Мәскәүдә федераль оештыру комитеты утырышы узачак, аның барышында республиканың әзерлегенә бәя биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International