«Татарстан Республикасында иң яхшы остазлык практикасы» конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2024 елның 2 августы, җомга

Конкурс «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм ике этаптан тора – төбәк һәм федераль.
«Яшьләрнең һөнәри үсеше» номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе;
2 урын – ТАНЕКО;
3 нче урын – Опора плюс.
«Предприятиедә санлы инновацияләр» номинациясендә:
1 урын – Август Алабуга;
2 урын – Казан вертолет заводы;
3 нче урын – Казан дәүләт дары заводы.
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә:
1 урын – Татэнерго-Зәй ГРЭСы филиалы;
2 урын – Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге һәм В.Б.Шнепп исемендәге үзәк куышлы һәм роторлы компрессорларның фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты;
3 нче урын – Сетевая компания.
Төбәк этабында җиңүче предприятиеләр Бөтенроссия остазлык конкурсында җиңү өчен көрәшәчәкләр.
Россия этабында катнашу өчен гаризалар 27 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International