Казанда «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә Dabro төркеме чыгыш ясаячак

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

4 августта «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта ел саен уза торган «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәме булачак.

Чара халык арасында авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне авиатармакка җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Кунакларны очу программасы, байкерларның күрсәтмә чыгышлары, катерлар күргәзмәсе көтә. Моннан тыш, «Һөнәри ориентация аллеясы» оештырылачак, анда Казан вертолет заводы, Казан авиазаводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Электроприбор, КОМЗ, «Идея» технопаркы, Элекон заводы, КНИТУ-КАИ һәм башкалар катнашачак.

Бәйрәмгә килүчеләрне махсус кунак – «Dabro» төркеме һәм Татарстан артистлары чыгышлары көтә. Республика йолдызлары арасында – «Мингазофф group» кавер-төркеме, «Наше время - Безнең заман» фестивале җиңүчеләре – республика предприятиеләре коллективлары, «Версия» триосы, Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Зәкиев һәм Владимир Шнитко, «Болгар кызлары» триосы, «A’Nik һәм Игнат Изотов» төркеме, татар эстрадасы артистлары Илсур һәм Гөлназ Шәрипяновлар, Илгиз Шәйхразыев, «Mib» төркеме.

Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра. Бәйрәм 17:00 сәгатьтә башлана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International