Олег Коробченко Үзбәкстанда транспорт машиналары төзелешен үстерү перспективалары турында фикер алышты

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

29 июльдә Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе  эш визиты белән Ташкентка (Үзбәкстан Республикасы) килде.

Делегация Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хуҗаев, транспорт министры Илһам Мәхкәмов  белән очрашты.

Очрашуда Олег Коробченко транспорт машина төзелешен үстерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Яклар электропоездлар, пассажир вагоннары һәм метро вагоннары җитештерү буенча уртак куәтләр булдыру турында сөйләштеләр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча перспектив проектларны гамәлгә ашыру буенча уртак эшне дәвам итәргә карар кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International