Казанда «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак

2024 елның 5 июле, җомга

4 июльдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко җитәкчелегендә   «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булып узды.

Ул 3 августта «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак.

Чара ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эгидасы астында уза һәм халык арасында авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне авиация тармагына җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Утырышта катнашучылар авиабәйрәмне әзерләү мәсьәләләре, аның беренчел программасы турында фикер алыштылар.

Шулай итеп, түбәндәгеләр көтелә:

  • традицион концерт;
  • Татарстанның авиация сәнәгате алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү;
  • төрле мастер-класслар;
  • һөнәри юнәлеш аллеясы эшләячәк, анда республиканың әйдәп баручы авиация сәнәгате предприятиеләре үз казанышларын күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International