2 июльдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «ТРда хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында» темасына матбугат конференциясе узды. Спикерлар булып республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм «ЦЭТ РТ» ДАУ директоры урынбасары, хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов чыгыш ясады.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты дәүләт ярдәме чарасы булып тора, ул сакчыл җитештерү культурасын таратуга юнәлдерелгән һәм предприятиеләргә аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча ярдәм күрсәтүне күздә тота.
«Хәзер, кадрлар җитмәү чорында эчке резервларны эзләү бик мөһим һәм монда илкүләм проект үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады – илкүләм проект чаралары җитештерүдә югалтуларны бетерү хисабына өстәмә эш вакыты фондын азат итә, – диде Родион Карпов. – Мәсәлән, катнашучы предприятиеләрнең җитештерү процесслары вакытын уртача киметү 31% тәшкил итә, бу бер хезмәткәргә вакыт берәмлегендә күбрәк продукция җитештерү мөмкинлеген бирә. Шул ук вакытта оптимизациядән соң җитештерү уртача 83% ка арта.
Өстәвенә, илкүләм проект 6 ел дәвамында гамәлгә ашырыла һәм Татарстан лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә, алар федераль дәрәҗәдә дә уңай бәяләнә. Россия Икътисадый үсеш министрлыгының илкүләм проектны гамәлгә ашыру буенча беренчел рейтингында Татарстан алдынгы позициядә тора.
«Бүген илкүләм проектта Татарстанның 32 районыннан 262 предприятие катнаша,- диде Шамил Бәйрәмов. – Республикада катнашучы предприятиеләрнең гомуми кереме 600 млрд сумнан артык, ә персонал саны 66 мең кеше тәшкил итә. Предприятиеләр катнашында лидерлар – Казан (67) һәм Чаллы (66)»
Ул шулай ук Татарстан илкүләм проектка кадәр сакчыл производствоны гамәлгә кертү белән шөгыльләнгәнен һәм бу тәҗрибә ярдәмендә көчле региональ үзәкне формалаштыруга ирешкәнен, ул хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр федераль үзәге рейтингы буенча илнең иң яхшы биш ТКҮ арасына тотрыклы рәвештә керүе турында да өстәде.