Олег Коробченко: «Сәнәгать предприятиеләренә студотрядлар җәлеп итү практикасы киңәергә тиеш»

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында вице-премьер – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко җитәкчелегендә Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булып узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары  Ләйлә Фазлыева, ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, республика министрлыклары, эре шәһәрләр администрацияләре, предприятиеләр һәм башкалар вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстанның хезмәт базарында мәшгульлек дәрәҗәсе югары – 62,2%. Эш белән тәэмин ителгәннәрнең гомуми саны 2 млн кешедән артып китә, шул ук вакытта 62 меңнән артык вакансия ачылган, шуларның 13,2 меңе – сәнәгатьтә.

«Бездә эшсезлек дәрәҗәсе минималь – 3,6 мең кеше, ел башында 7,4 мең иде» диде Олег Коробченко.

Ул шулай ук узган атнада Таҗикстан Илчесе һәм Үзбәкстанның тышкы эшләр министры урынбасары белән квалификацияле хезмәт көчен җәлеп итү өлешендә очрашулар уздырылуы, анда бу илләрдән яшь кадрларны Алабуга политех көллиятендә укыту мәсьәләсен караулары турында әйтте.

Утырышта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру, республиканың авиатөзелеш кластеры өчен карьераны үстерү үзәген булдыру, 2024 елда максатчан кабул итү үзенчәлекләре, арендалы торак, сәнәгать предприятиесе өчен тулай тораклар төзү, предприятиеләргә кадрлар җәлеп итү буенча студотрядлар тәҗрибәсе һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, «Алабуга» СҖТ МИЗ резидентларның ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләү буенча төзелгән эшнең уңай үрнәген тәкъдим итте.

«Бүген предприятиеләрдә кадрлар ихтыяҗын ябу өчен барлык ресурсларны кулланырга кирәк – монда безгә студентларның хезмәт отрядлары ярдәм итә ала, – дип белдерде министр. – 2023 ел йомгаклары буенча сәнәгать секторының (ПОЗиС, КАМАЗ, «Алабуга» СҖТ МИЗ һәм башкалар) һәм студентлар отрядларының актив хезмәттәшлегенең уңай мисалларын билгеләп үтәм – сәнәгать предприятиеләренә барлыгы 2,3 меңнән артык яшь кеше эшкә урнаштырылган».

Быелның 5 айлык йомгаклары буенча 2 меңнән артык студент республиканың сәнәгать предприятиеләренә һәм оешмаларына эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International