Казанда «Россиянең иң яхшы 100 товары» региональ этабының «ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» еллык конкурсының эксперт комиссияләре эшли башлады.
«Халык өчен сәнәгать товарлары» һәм «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция» конкурсының ике номинациясе кысаларында «Җиңел сәнәгать һәм төзелеш» комиссиясенә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать буенча әйдәп баручы киңәшчесе Дания Һадиуллина кертелде.
«Халык өчен сәнәгать товарлары» номинациясендә үз яңалыкларын мондый компанияләр тәкъдим итте: Нәфис-Косметикс, Кукмара металл савыт-саба заводы, Кукмара киез итек комбинаты, ИРЭН тегү остаханәсе, Экспломет һәм башкалар.
«Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция» номинациясендә үзләренең югары технологияле эшләнмәләренең презентациясе белән Казметрострой, АСПК, Казан ДСК, Татнефть-пресскомпозит, Лениногорск ТБИ заводы, Татнефтедор һәм башкалар уртаклашты.
Экспертлар конкурста тәкъдим ителгән продукциянең югары сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.