Олег Коробченко Росатом һәм КАМАЗ белән электромобильлек стратегиясе турында фикер алышты

2024 елның 14 июне, җомга

14 июньдә Чаллыда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин  Россия федераль атом үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты директоры  Валентин Костюков җитәкчелегендә Росатом делегациясе белән очрашты.

Делегация «КАМАЗ» продукциясе күргәзмәсен карады, анда электробус, чүп ташучы машина һәм автомобиль техникасы тәкъдим ителде.

Аннан соң киңәшмә узды, анда яклар Росатом һәм КамАЗның электромобильлек өлкәсендәге стратегиясен карадылар, хезмәттәшлек юнәлешләре, атом проектын үстерү һәм башкалар турында фикер алыштылар.

 Моннан тыш, «КАМАЗ» ГАҖдә СПЖЦ САРУС системасын (оешманың модульле принцибын кулланып, төрле типтагы җитештерү предприятиеләре белән идарә итү комплексы) кою производствосы кысаларында һәм «Атом» электромобиле эшләнмәсенең электрон макетын СПЖЦ САРУСта булдыру буенча юл карталарына кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International