13 июньдә «Барс аяк киеме компаниясе» ҖЧҖ тантаналы рәвештә полиуретаннан патентланган модельләр җитештерүне ачты. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Проектка 200 миллионнан артык инвестиция кертелгән, ПУдан берничә аяк киеме эшләнгән. Хәзер эшче итек моделе РФ Оборона министрлыгында сынала, икенче модель «Роснефть» НК һәм «Газпром» ГАҖ техник йөкләмәсе буенча башкарылган.
Өстәвенә, «БАРС аяк киеме компаниясе» эш өчен һәм махсус аяк киеме җитештерә. Предприятие Россиядә 5 төрле материалдан – ЭВА, ПВХ, күн, ПУ һәм киездән аяк киеме җитештерүче бердәнбер предприятие булып тора. Ел саен 1 млн. пардан артык аяк киеме җитештерелә.
Моннан тыш, Олег Коробченко Чистайның «Галант» предприятиесендә дә булды.
Бу заманча металл эшкәртү предприятиесе, ул югары төгәллектәге ЧПУ станокларында металл детальләрне токарь һәм фрезер белән эшкәртү буенча хезмәтләр, шулай ук металлны лазер белән кисү буенча хезмәтләр тәкъдим итә.