13 июньдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «2024 елның 5 аенда Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында» дигән темага матбугат конференциясе узды. Спикерлар булып Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнең Урта Идел филиалы директоры Булат Газизуллин, «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ сыекландырылган газ үсеше буенча генераль директоры урынбасары Ирек Җамалиев һәм «РариТЭК Инжиниринг» ҖЧҖ коммерция директоры Рамил Ишмаев чыгыш ясады.
Татарстанда 2013 елдан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
«Программаны гамәлгә ашыра башланганчы республика территориясендә 10 АГНКС эшләде, – диде Марат Миңнебаев. – 2013 ел башына 508 берәмлек газ-мотор техникасы файдаланыла иде – нигездә алар Газпромның структур бүлекчәләре карамагында торды. Безнең Газпром белән уртак эш нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә АГНКС саны 4,7 тапкырга артты – 10 алып 47 гә кадәр, газ-мотор техникасы саны 27,5 тапкырга диярлек артты – 508 берәмлектән 14 мең берәмлеккә кадәр».
Ул шулай ук газ-мотор ягулыгы сыйфатында КПГ һәм СПГ куллану транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә традицион ягулык төрләре – бензин һәм дизель ягулыгы белән чагыштырганда зуррак куркынычсызлык тәэмин итә, дип өстәде.
Моннан тыш, «РариТЭК Инжиниринг» ҖЧҖ коммерция директоры Рамил Ишмаев хәбәр иткәнчә, Чаллыда ел ахырына кадәр газ-мотор ягулыгында 1 меңнән артык «Москвич» автомобиле җитештерү планлаштырыла. Беренче автомобильләрне август аенда ук чыгарырга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында 6 июньдә Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «РариТэк Холдинг» АҖ һәм «Москвич» заводы арасында хезмәттәшлек турында өч яклы меморандум имзаланды. Килешү Татарстанның газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә ярдәм итүгә кагыла.