11 июньдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында тантаналы рәвештә кечкенә ракета корабы суга төшерелде, аңа Россия Хәрби-Диңгез флоты баш җитәкчесенең боерыгы белән «Ставрополь» исеме бирелгән. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Татарстанның иң эре һәм уңышлы үсештә булган предприятиеләренең берсе, Россиянең иң борынгы оборона предприятиеләренең берсе буларак, А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы 129 ел инде мөһим дәүләт бурычларын уңышлы тормышка ашыра, – диде Олег Коробченко, кунакларны сәламләп әйтте. – Сез заманча таләпләргә җавап бирүче яңа хәрби кораблар һәм гражданлык судноларын серияле төзүне дәвам итәсез. Күп меңлек коллективка нәтиҗәле хезмәте һәм югары профессионализмы өчен рәхмәт белдерәсем килә!»
21631 проекты «Ставрополь» КРК – ул күп максатлы ракета – артиллерия корабы, суны аз күчерә торган, якын диңгез зонасы, елга-диңгез классына караган судно.
Бүген дәүләт заказчысына Каспий флотилиясендә, Кара диңгез һәм Балтыйк флотында хезмәт итүче 21631 проектының 11 корабы тапшырылган.