Татарстан делегациясе Ульяновск өлкәсе предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

2024 елның 4 июне, сишәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе эш визиты белән Ульяновск өлкәсендә. Аның составына шулай ук Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.

 Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских катнашында делегация берничә сәнәгать предприятиесендә һәм социаль юнәлештәге учреждениеләрдә булды.

Шулай итеп, алар «Ульяновск приборлар төзү конструкторлык бюросы» АҖ чыгара торган перспективалы эшләнмәләр белән таныштылар, блоклар һәм системалар, электрон модульләр һәм навигация җиһазлары җитештерү цехларында булдылар.

Өстәвенә, «УКБП» АҖ  С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы белән Ту-214 самолеты өчен борт җиһазлары, ягъни электрон индикация системалары һәм идарә итү пультлары китерү буенча тыгыз хезмәттәшлек итә.

Моннан тыш, компаниянең эшләнмәләре Казан вертолет заводы җитештергән вертолетларның барлык модельләрендә дә тәкъдим ителгән.

Шулай ук делегация «Ульяновск автомобиль заводы» ҖЧҖ һәм махсус һәм коммерцияле автомобильләр җитештерүче «Автодом» предприятиесендә булды.

Татарстан вәкилләре предприятиеләрнең сәнәгать потенциалын уңай бәяләделәр һәм киләчәктә кооперацион хезмәттәшлеккә кызыксыну белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International