Россиянең 75 субъектыннан премиягә килгән 650 гаризаның беренче сайлап алу этабынан соң 45 төбәктән проектлар иң яхшы йөзлеккә керде.
Татарстаннан топ-100 исемлегенә керүчеләр:
Яшь сәнәгатьчеләр проектлары арасында төрле тармаклар – машина төзелеше, медицина җиһазлары җитештерү, нефть эшкәртү, җиңел, азык-төлек сәнәгате бар. Кайбер проектлар – югары технологияле җиһазлар эшләү һәм әзерләү.
ТОП-100 исемлеге премия сайтында бастырылган инде. Июньдә шунда ук җиңүгә дәгъва кылучыларның һәркайсы турында тулырак мәгълүмат урнаштырылачак һәм «Халык тавыш бирүләре нәтиҗәләре буенча иң яхшы яшь сәнәгатьче» номинациясендә җиңүче өчен ачык тавыш бирү узачак.
Премия Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Яшь сәнәгатьчеләр клубы» төбәкара берлеге тарафыннан үткәрелә. Еллык кереме 120 млн сумнан 2 млрд сумга кадәр һәм хезмәткәрләр саны 250 кешегә кадәр булган предприятиеләр җитәкчеләре катнаша. Премиягә дәгъва итүченең яше – 40 яшькә кадәр.