28 май Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Төп мәсьәлә – аларның 2024 елның I кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм алга таба үсеш бурычлары. Киңәшмәдә ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Ил Президенты Владимир Путин энергетика тармагында, шул исәптән нефть сәнәгатендә дә тотрыклы күрсәткечләрне билгеләп үтте.
«Россиядә нефть чыгару динамикасы күп очракта илнең ОПЕК+ кысаларындагы йөкләмәләре һәм ОПЕК+ илләренең килешүләре буенча чыгару һәм экспортны ирекле киметү белән билгеләнә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмәдә кече нефть компанияләреннән республиканың берләштерелгән бюджетына 2024 елның I кварталы өчен салым түләүләрен кертү мәсьәләсе каралды. Мондый керемнәр 2 242,4 млн.сум тәшкил итә, шуларның 1 470,7 млн.сумы – табышка салым.
Кече нефть компанияләренең 1нче кварталдагы эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән генераль директорның беренче урынбасары – «Нефтеконсорциум» компаниясенең баш инженеры Олег Вышенский чыгыш ясады.