Бу хакта Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов белән очрашу барышында әйтте. Анда Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 27 процентка артып, 370 миллион доллар тәшкил итте.
Абдулла Арипов Рөстәм Миңнехановның Татарстан-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән шәхси өлешен генә түгел, ә гомумән Россия белән Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлешен югары бәяләде.
«Үзбәкстанның барлык төбәкләре Татарстан белән эшләргә тели. Россия төбәкләре белән тәҗрибә уртаклашу кирәклеге турында сорау туганда, безнең барлык өлкәләр дә нәкъ менә Татарстан тәҗрибәсен алырга тели», – дип билгеләп үтте Үзбәкстан Премьер-министры.
Өстәвенә, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Үзбәкстанга Россия һәм Үзбәкстан регионнары советы чараларында катнашу өчен килде.