Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Кытай заводлары делегациясе белән станоклар төзүдә хезмәттәшлек турында фикер алышты

2024 елның 24 мае, җомга

24 майда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  ТР сәнәгать кластерының "Станоклар төзү һәм подшипниклар җитештерү" тармак комитеты катнашында  Кытай Халык Республикасының станоклар төзү тармагының 22 заводы вәкилләре белән очрашу уздырды.

Очрашуда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде.

«Узган елда Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше рекордлы дәрәҗәгә җитте, –  диде Олег Коробченко. – Татарстанның куәтле производстволары бар. Һәм станок-инструменталь тармак безнең сәнәгать үсешендә мөһим урын алып тора».

Яклар үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International