СИБУР «Нижнекамскнефтехим»да этилбензол һәм стирол, шулай ук полистирол җайланмаларын төзиячәк.
Предприятиеләрнең поект куәте – елына 350 мең тонна этилбензол, 400 мең тонна стирол һәм 250 мең тонна полистирол. Алар өчен чимал ЭП-600 комплексы продукциясе булачак, ул быел ук беренче тонналарны чыгарачак.
Проект берьюлы ике төрле заманча синтетик материал: полистирол һәм АБС-пластиклар буенча Россия базарының үз-үзен тәэмин итүенә ирешергә мөмкинлек бирәчәк .
Әйтик, яңа җайланманы эшләтеп җибәрү белән бергә Россиянең полистирол җитештерүдә мөмкинлекләре дүрттән бер өлешкә диярлек артачак, бу запас белән бүгенге көндә булган чит илләрдән бу полимерны импортлау күләмен каплый (2023 елда базар сыйдырышлылыгы 400 мең тонна тирәсе булганда, Россия Федерациясенә 80 мең тонна импортланган).
«Нижнекамскнефтехим»да стирол чылбыры проектына инвестицияләр суммасы 180 млрд.сумнан артып китәчәк. Җиһазлар һәм материаллар китерү өчен контрактлар төзелә – аларга Россиядән һәм дус илләрдән машина төзүчеләр һәм җитештерүчеләр җәлеп ителәчәк.
Төзелеш эшләрен 2025 елда башлау планлаштырыла. Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре 2028 елга планлаштырылган. Яңа проектларны исәпкә алып, Казанда һәм Түбән Камада нефть-газ химиясе куәтләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә СИБУР инвестицияләренең гомуми күләме ярты триллион сумга якын тәшкил итә.