Родион Карпов: «Татарстан – предприятиеләрнең цифрлы өлгерү дәрәҗәсе буенча Россиядә лидерларның берсе»

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

23 майда Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды.

Утырышта сәнәгать сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов «Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру факторы буларак республика икътисадының җитештерү секторында цифрлы технологияләрне кертү турында» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Министрның беренче урынбасарының төп тезислары:

  • Татарстанда икътисад тармакларын, шул исәптән сәнәгатьне цифрлы трансформацияләү стратегиясе эшләнде.
  • Татарстан предприятиеләре арасында лидерлар булып КАМАЗ, Татнефть, ТАИФ-НК, Казаноргсинтез, Челтәр компаниясе тора.
  • Иң мөһим юнәлешләрнең берсе – производстволарны роботлаштыру.
  •  2024 елда КАМАЗда җитештерүләрне роботлаштыру дәрәҗәсен күтәрү буенча 22 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, шуларның 13е «Эйдос Робототехника» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырылачак.
  • 2024 елда Челтәр компаниясе тулысынча ике цифрлы подстанцияне файдалануга тапшырды, шулай ук тагын икесендә эшләр тәмамланып килә һәм берсе  – проектлау стадиясендә.
  • ГИСП  мәгълүматлары буенча  –  сәнәгать секторының 117 предприятиесе 391 цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыра.
  •  Цифрлы трансформациянең төп максаты – ресурсларны дөрес бүлү юлы белән җитештерү нәтиҗәлелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.
  • Сәнәгатькә цифрлы технологияләрне кертү эшендә республика вузлары актив катнаша.
  • КНИТУ-КАИ, ТР Фәннәр академиясе белән берлектә, «Цифрлы җитештерү» фәнни-җитештерү кластерының комплекслы проекты – «КАИ-ПАРК» стартпроекты элементын гамәлгә ашыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International