21 майда ТР Министрлар Кабинетында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре турында» темасы буенча брифинг узды. Спикерларның берсе булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады.
«Программа бик бай булып чыкты. Катар, Оман, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Пакыстан, Һиндстан, Әфганстан, Иран, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек илләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелде, – диде министр урынбасары. – Якын арада берничә илгә бизнес-миссияләр оештыру турында килештек».
Шулай ук ул форумда Катар һәм Һиндстан белән турыдан-туры авиаэлемтә ачуга бәйле мәнфәгать тә өстәлде.
«Бу, һичшиксез, туристлар агымын арттыруга ярдәм генә итәчәк, ә сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә уңай йогынты ясаячак, – дип белдерде Герман Лернер. – Әлеге мәсьәләне эшкә алдык».
Быел KazanForum дөньяның 87 иленнән һәм Россиянең 84 субъектыннан 20 меңнән артык кешене җыйды. 120 килешү төзүгә китергән 180 тирәсе чара узган.
Моннан тыш, Казан Экспо территориясендә урам экспозициясе оештырылган. Күргәзмәдә 1 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән мөхтәрәм кунаклар – Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия регионнары делегациясе, шулай ук төрле илләрдән Әфганстан, Катар делегацияләре һәм башкалар.