Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча уртак эш төркеменең X утырышында әйтте. Чарада Беларусь Премьер-министры урынбасары Петр Пархомчик, Беларусьның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Крутой һәм башкалар катнашты.
«Татарстан Белоруссия партнерлары белән икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтергә тели, – диде Олег Коробченко, утырышта катнашучыларны сәламләп. – Автомобиль төзелеше, авиатөзелеш, нефть-газ химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендә кооперация зур кызыксыну уята. Мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә Белоруссия-Татарстан элемтәләрен киңәйтү өчен яхшы алшартлар бар».
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы шулай ук Беларусь Республикасы белән КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, Татспиртпром, Татхимфармпрепараты кебек эре Татарстан предприятиеләре тыгыз хезмәттәшлек итә, дип өстәде.
Утырышта яклар уртак эшкә нәтиҗә ясап, 2024 елга план буенча фикер алыштылар, яңа перспектив проектларны ачыкладылар, максатлар куйдылар һәм аларны уңышлы тормышка ашыру өчен бурычлар билгеләделәр.
Моннан тыш, Беларусь Премьер-министры урынбасары булу программасында Татарстан предприятиеләре – МТЗ-Татарстан, Аурус, ТАНЕКО һәм КАМАЗ бар.