KazanForum дөньяның 80дән артык иленнән һәм Россиянең 84 субъектыннан 18 меңнән артык кешене җыйды

2024 елның 17 мае, җомга

Бу хакта «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумының пленар утырышында билгеле булды. Спикерлар булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча яхшы ният илчесе Минтимер Шәймиев һәм берничә ИХО илләре җитәкчелеге вәкилләре чыгыш ясады. Утырышта Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

 Пленар утырышның темасы – Россиянең һәм ИХО илләренең финанс һәм логистика инфраструктурасы.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россиянең ИХО илләре белән товар әйләнеше тулаем алганда  31 процентка үскән. Шулай ук Россиянең кайбер ИХО илләре белән туристлар агымы да берничә тапкыр арткан.

Ул аерым рәвештә «Төньяк - Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерүгә тукталды. Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, эшләр өч юнәлеш буенча алып барыла: Каспийны көнбатыштан урап узу, тимер юллар төзү һәм РФ территориясендәге барлык автомобиль юлларын яхшырту, көнчыгыш юл – Европа – Көнбатыш Кытай юлы һәм Казахстан белән берлектә юлларны норматив хәлгә китерү.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия белән мөселман илләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертергә омтыла. «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла.

Татарстан Рәисе шулай ук Көнбатыш илләреннән аермалы буларак, Россиянең ислам дөньясыннан партнерларның авыр чорда бездән йөз чөермәгәненә дә игътибар итте.

«Безнең элемтәләр даими, хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар. Форум мәйданчыгында без үзара мөнәсәбәтләребезне киңрәк интеграцияләү турында фикер алышабыз: «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры, ислам банкингы, хәләл яшәү рәвеше, туристлык элемтәләрен киңәйтү. Бу эшләрнең барысы да илебез җитәкчелеге эгидасы астында һәм ярдәме белән бара», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Быел форумда 180ләп чара узган, нәтиҗәдә 190 килешү төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International