Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Россия – Иран» түгәрәк өстәлендә белдерде.
«Иран белән эшләү перспективасы бик зур. Иранның санкцияләр белән эшләүдә 45 еллык тәҗрибәсе бар һәм бездә дә шундый ук хәл булганда, без Фарсы кардәшләребез янына барып, аларның тәҗрибәсен белүдән яхшыракны тапмадык, – диде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – Шуны әйтәсем килә, алар саф йөрәкле һәм ачык күңелле, безне, безнең бизнесны эшләтеп җибәрәләр, үз тәҗрибәләре белән бик җиңел уртаклашалар!».
Шулай ук Олег Коробченко узган ел Kazanforumда иң вәкиллекле делегациянең нәкъ менә Иран делегациясе булганлыгын өстәде – бу үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә зур кызыксыну булуын күрсәтә.