Олег Коробченко: «Без күптәннән Таҗикстан белән эшлибез һәм күп кенә проектларыбыз "атып җибәрде"»

2024 елның 17 мае, җомга

17 майда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кырында Россия-Таҗикстан эшлекле советының «Сәнәгать парклары: Инфраструктура. Финанслар. Кадрлар» утырышы булып узды. Анда Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

«Без Таҗикстан, тугандаш халкыбыз белән инде күптән эшлибез. Анда безнең күп проектлар "атып җибәрде"», –  диде Олег Коробченко, утырышта катнашучыларны сәламләп. – Ышанам ки, бүген мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен шактый потенциал бар һәм безнең республика моның белән кызыксына. Татарстан белән Таҗикстан арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек соңгы елларда тотрыклы үсеш күрсәтә».

Мәсәлән, 2022 елда Эйдос-Медицина Әбүгалисина исемендәге Таҗик дәүләт медицина университетының медицина симуляциясе үзәген ачты. Татнефть илгә дизель ягулыгын экспортлый. КАМАЗ автомобиль техникасы белән тәэмин итү проектларын тормышка ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International