Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконың «НАМИ» ФДБУ делегациясе белән очрашуы булып узды.
НАМИ – Россия транспорт индустриясенең әйдәп баручы фәнни-инжиниринг үзәге, ул төрле транспорт чараларын проектлау, булдыру һәм сынау буенча югары квалификацияле белгечләрне берләштерә.
«Без бүген Россия автопромы үсеше перспективалары турында фикер алышу һәм мөмкин булган уртак локализация проектларын билгеләү өчен фәнни автомотор институты вәкилләрен чакырдык», – диде Олег Коробченко.
Яклар «Россия Федерациясенең 2035 елга кадәр автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясе»нең төп аспектлары, технологик суверенитетны тәэмин итү һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Стратегия 2035 елга кадәр Россиянең автомобиль сәнәгатен үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгели, аның төп бурычлары: