Татарстан 2030 елга чимал булмаган экспортны 70% арттырырга планлаштыра

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бу хакта вице-премьер – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча «Россия экспорт үзәге» АҖнең округ киңәшмәсен ачу вакытында белдерде.

Төп тезислар:

  • 2023 елда Татарстанның экспорт күләме җибәрелгән продукциянең 20% тәшкил итә.
  • Бездә тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү өчен зур потенциал һәм уңай шартлар бар.
  • Республикада экспортны үстерү стратегиясе расланган, шулай ук программа проекты һәм юл картасы эшләнгән – бу чаралар 2030 елда чимал һәм энергетика булмаган товарлар экспортының 70% ким булмаган үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
  • Без Татарстан предприятиеләренә чит ил базарларына чыгуда актив ярдәм итәбез.
  • 2023 елда 49 экспорт предприятиесе РЭҮ ярдәмен алган.
  • Татарстанның экспорт потенциалын алга таба тормышка ашыруның мөһим шарты дип төбәктә РЭҮ бүлекчәсен ачуны саныйм. Өстәвенә, 2023 елда республикада экспортка юнәлдерелгән предприятиеләргә 3 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән. Аларны 400дән артык КУЭ субъекты алган, шуларның 79ы экспорт контрактлары төзегән. 65 илгә экспорт хупланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International