Татарстанда алгарышлы әзерлек корпоратив үзәкләре ачылачак

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Алар яңа эшчеләрнең адаптация вакытын кыскартырга, хезмәткәрләрне укыту эффективлыгын арттырырга һәм эш урынында җитештерү югалтуларын киметергә ярдәм итәчәк.

Үзәкләр Казанда «Кип-Сервис» компанияләр төркеме ҖЧҖ һәм Бөгелмәдә «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ территориясендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында ачылачак.

Киләсе атнадан ук Күнекмәләрне һәм һөнәрләрне үстерү агентлыгы экспертлары коллективлар белән эшли башлаячак. Ярты ел эчендә һөнәрләрнең корпоратив стандартларын эшләячәкләр, эш урыннары аудитын үткәрәчәкләр, әзерлек һәм квалификация күтәрү программасын булдырачаклар.

 

Илкүләм проект сайты:  производительность.рф 

ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru/ 

ТР ТКҮ Тг-каналы: t.me/rck_tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International