ТР Сәнәгать министрлыгы һәм Новикомбанк хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Ул Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрен финанслау системасын киңәйтүгә, шулай ук төбәк территориясендә эшләп килүче технопарклар һәм махсус икътисадый зоналар белән хезмәттәшлекне оештыруга юнәлдерелгән.

Документка Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Новикомбанк идарәсе рәисе урынбасары (Ростех дәүләт корпорациясенең терәк банкы) Алексей Кузнецов кул куйдылар.

«Татарстан – динамик үсештә булган сәнәгать регионы. Биредә эре предприятиеләр урнашкан, актив үсештә булган кече һәм урта бизнес бар. Новикомбанк белән хезмәттәшлек предприятиеләргә җитештерүләрне модернизацияләү, инновацион продукция чыгару, логистик чылбырлар булдыру процессын тизләтергә һәм оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, димәк, төбәкнең сәнәгатен һәм икътисадын ныгытуга зур өлеш кертәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Моннан тыш, килешүдә Татарстан Республикасы сәнәгате, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләргә ярдәм инструментларына һәм Новикомбанкның башка продуктларына керү мөмкинлеген бирү турында да әйтелә.

«Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән хезмәттәшлек Новикомбанк өчен республика һәм аның предприятиеләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга чираттагы адым булып тора. Бу безгә сәнәгатькә ярдәмне көчәйтергә, шулай ук үз экспертизаларыбызны һәм ресурсларыбызны төбәк икътисады үсеше файдасына юнәлтергә ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады Новикомбанк идарәсе рәисе урынбасары Алексей Кузнецов.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән хезмәттәшлек Новикомбанк белән республика арасындагы глобаль партнерлыкның дәвамы булып тора. Узган ел ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм банк идарәсе рәисе Елена Георгиева төбәкнең социаль-икътисадый өлкәсен һәм сәнәгатен үстерү максатларында үзара хезмәттәшлекне күздә тоткан килешүгә кул куйдылар.

Моннан тыш, Олег Коробченко катнашында берничә килешү имзаланды:

  • Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры һәм Чималны икенчел куллануны үстерү илкүләм ассоциациясе арасында хезмәттәшлек һәм үзара багланышлар турында;
  • Татарстан Республикасы сәнәгать кластерының Евразия технология платформасы буенча тармак комитеты белән үзара бәйләнеше турында. Техник хезмәт күрсәтү технологияләре һәм сәнәгать җиһазларын ремонтлау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International