Tatenergyexpo-2024 күргәзмәсендә Татарстанның «Энергоразвитие» дәүләт корпорациясе электробуслар һәм электромобильләр өчен 600 киловаттлык яңа ультра тиз заряд станциясен тәкъдим итте.
«Ул электр машинасын 10-15 минут эчендә зарядларга мөмкинлек бирә! Станция тулысынча Ватан комплектларыннан җыелган», – дип сөйләде компания проектлары җитәкчесе Динар Галәветдинов.
Ул компаниянең әлеге күргәзмәдә беренче ел гына куелмавын әйтте.
«Комплектлау, тәэмин итү, яңа җитештерүчеләр һәм иске танышлар белән аралашу өчен яңа контактлар табарга өметләнәбез», – дип уртаклашты экспозициядә катнашучы.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 200дән артык заряд станциясе эшли һәм 900дән артык электромобиль теркәлгән.