Татарстан Республикасыннан 500 идарәче «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы ярдәмендә федераль бюджет хисабына өстәмә белем алырга өлгергән. Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумында түгәрәк өстәлдә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясенең (ВАВТ) җитештерүчәнлекне арттыру үзәге директоры урынбасары Инна Толмачева Татарстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру коралларының ничек кулланылуы турында сөйләде. Түгәрәк өстәл модераторы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов булды.
«Җитештерүчәнлекне арттыру үзәге Россия компанияләренең илкүләм проект эчендә һәм аннан читтә тәҗрибәсен даими өйрәнә. Татарстан Республикасы традицион рәвештә «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасында иң актив катнашучыларның берсе. Анда инде 81 республика предприятиесеннән 500 җитәкче укырга өлгергән. Шуларның 28 – энергетика өлкәсендә эшли. Уку барышында программада катнашучылар Татарстан предприятиеләре өчен 63«тере» проект эшләгән. Тагын 8 Татарстан идарәчесе хәзер «Җитештерүчәнлек лидерлары» агымында белем ала. Алар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез: төбәкнең потенциалы бик зур, һәм без программага үз предприятиеләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга теләгән Татарстаннан яңа катнашучыларны көтәбез», – дип аңлатты Инна Толмачева.
«Илкүләм проект Татарстан Республикасында 6 ел гамәлгә ашырыла. Республика лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә, аларны федераль дәрәҗәдә уңай бәялиләр. Татарстанда илкүләм проектка 259 предприятие җәлеп ителгән, 4,5 меңнән артык хезмәткәр өйрәтелгән. Уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин, шул исәптән җитәкчеләрнең җитештерүчәнлекне арттыру программалары буенча белем алулары һәм өйрәнелгән коралларны практикада кертүләре ярдәмендә дә», – дип сөйләде түгәрәк өстәлдә Шамил Бәйрәмов, «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ директоры урынбасары, Татарстан Республикасы хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә ТКҮ җитәкчесе.
«Җитештерүчәнлек лидерлары» программасын гамәлгә ашыруның биш елында аңа гомумән алганда илнең 80 төбәгеннән илкүләм проектта катнашучы 1 500 артык предприятие кушылган. Чыгарылыш укучылары булып Россиядән 9 500 артык идарәсе тора, алар арасында – милекчеләр, генераль директорлар һәм предприятиеләрнең төп бүлекчәләре җитәкчеләре.
«Җитештерүчәнлек лидерлары» программасының төп моменты – реаль заказчы предприятиеләр өчен яхшырту проектларын эшләү. Ярты ел дәвамында төрле төбәкләрдән җитәкчеләр конкрет предприятиенең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның юл картасын төзү өстендә эшлиләр. Бүгенге көндә кросс-функциональ командаларда катнашучылар тарафыннан 1 100 дән артык проект чишелешләре эшләнгән.
3 проект Татарстан Республикасының иң эре аэропорты – Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропорты тарафыннан эшләнгән. Бу федераль әһәмияттәге халыкара аэропорт «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасында 20 җитәкчене укыткан. Процессларны оештыруны камилләштерүгә һәм идарә итү яңалыкларын кертүгә юнәлдерелгән проектларның берсе пассажирлар агымын хезмәтләндерүгә вакыт һәм финанс чыгымнарын 2 тапкыр киметергә, ә хезмәт җитештерүчәнлеген 30% ка арттырырга ярдәм иткән. Татарстанның башка предприятиесе – «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасын тәмамлаучы – «СервисМонтажИнтеграция» ҖЧҖ – персоналның мотивациясен арттыру һәм производствоны нормалаштыруны кертү проекты хисабына, җитештерү күләмен 7 тапкыр арттырырга һәм продукцияне озатуга вакыт чыгымнарын 2-3 сәгатькә кадәр киметергә өлгергән. Предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеге 10% ка арткан. Программада барлыгы бу предприятие өчен 2 проект чишелеше эшләнгән, 10 җитәкче укыту узган.
2022 елда проектларны тормышка ашыру мониторингы мәгълүматлары буенча, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча уңай нәтиҗәләргә «Җитештерү лидерлары» программасында эшләнгән проектларга заказ бирүче предприятиеләрнең 70% артыгы ирешкән. Алар хезмәт җитештерүчәнлеген үз предприятиеләрендә 20-50%ка арттыра алалар.
Идарәче кадрлар әзерләү программасы җитештерүчәнлек лидерлары илнең әйдәп баручы бизнес-мәктәпләре белән партнерлыкта ВАВТ базасында төзелгән һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында эшләнгән системалы ярдәм чаралары санына керә.