2 октябрьдә “Корстон” комплексында Машина төзүчеләр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узачак. Машина төзүчеләр көненә багышланган чаралар Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе белән берлектә оештырылды.
Бүгенге көндә республика һәм ил җитәкчелеге ярдәмендә Татарстанда машина төзү предприятиеләрендә җитештерүне модернизацияләү программалары каралган. Машина төзү өлкәсендә инновацияле, югары технологияле җитештерүне, сәнәгать тармакларының инжиниринг үзәкләрен, республика эчендәге һәм төбәгара кооперацияне үстерү, инженерлык һәм эшче һөнәрләрен таныту һәм популяризацияләү эше гамәлгә ашырыла, балаларның техник иҗаты үстерелә.
Республикада машина төзү комплексы предприятиеләрендә “ERP” һәм “SAP”- системалары, “Сакчыл җитештерү” технологиясе актив кулланыла.
Равил Зарипов ассызыклавынча, “машина төзү тармагының төп байлыгы – аның кадрлар потенциалы. Бүгенге көндә Татарстанда машина төзү сәнәгатендә 140 мең кеше хезмәт итә. Татарстанда авиатөзелеш, автомобильләр җитештерү, ягулы энергия комплексы өчен җиһазлар җитештерү, авыл хуҗалагы һәм икътисадның башка тармакларында хезмәт итүчеләр республикабызының муллыгы һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен үстерү өчен зур көч куялар.”
Машина төзүчеләр көне уңаеннан булачак программа кысаларында машина төзү предприятиеләренең күргәзмә–презентациясен үткәрү, Машина төзүчеләр көнен тантаналы билгеләп үтү, хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшыру, “Эшләүче яшьләр фестивале”н башлап җибәрү, республиканың иҗади көчләре, предприятиеләрнең һәм уку йортларының үзешчән сәнгать коллективлары катнашында мәдәни программаларын үткәрү каралган.